Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

«Мирас» мәдәният йортында «Түбән Кама гүзәле» һәм «Түбән Кама батыры» районкүләм бәйгесенең йомгаклау концерты үтте.

Катнашучыларны тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм башкарма комитетның яшьләр идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова килде.

Телебез, милли мирасыбыз, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү, аны яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылган бәйге Түбән Камада быел 14 нче тапкыр үткәрелә. Бәйгенең сайлап алу этабында 40 егет һәм кыз көч сынашкан, шуларның 12 се финалга чыккан.

Бәйгенең сайлап алу этабы «Ковер» яшьләр үзәгендә булган, катнашучыларның чыгышларын Ильяс Шәяхмәтов җитәкчелегендәге хөкемдарлар төркеме бәяләгән. Бәйгедә катнашучылар җыр-бию, нәфис сүз, гореф-гадәтләр, телне белүдә үз осталыгын күрсәткән, сорауларга җавап биргән, төрле биремнәр үтәгән. Чыгышларны бәяләгәндә, катнашучыларның милли образы, үз-үзен тотышы, тел байлыгы, тарих, сәнгатебезне белүләре, иҗади осталыгы исәпкә алынган.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 2021 ел «Түбән Кама батыры» исеменә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Таһир Әшрапов лаек булды. Тимирясов исемендәге КИУ Түбән Кама филиалы студенты Илүзә Нургалиева исә «Түбән Кама гүзәле» исемен яулады.

I — дәрәҗә лауреатлар — Айнур Емельянов, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте һәм Зилә Гыйләҗетдинова, 27 нче мәктәп;

II дәрәҗә лауреатлар — Дамир Гатиятов, химия-технология институты һәм Миңнегалиева Гөлгенә, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия;

III дәрәҗә лауреатлар — Шәфыйков Әмир, политехника көллияте һәм Миләүшә Шәйдуллина, педагогия көллияте.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Тамашачы мәхәббәте» – Диләрә Фәсхетдинова, балалар сәнгать мәктәбе; Алмаз Гатауллин, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте;

«Сәхнә остасы» – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары Ренат Сибгатуллин һәм Айзилә Зәйнетдинова.

Аларның һәрберсенә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

 

На Гала-концерте муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021» определили самого лучшего татарского парня и татарскую красавицу Нижнекамска.

В этом году на конкурс заявились 40 нижнекамских юношей и девушек.

Отборочный этап конкурса проходил в молодежном центре «Ковер».

В итоге в финал вышли 12 участников, которые на Гала-концерте конкурса продемонстрировали свое мастерство в разных направлениях – самопрезентация, вокал, хореография, художественное слово.

По итогам конкурса титула «Түбән Кама батыры» удостоился учащийся гимназии №2 имени Баки Урманче Тагир Ашрапов.

А «Түбән Кама Гүзәле» стала Илюза Нургалиева, студентка Нижнекамского филиала КИУ имени Тимирясова.

Лауреатами первой степени стали Айнур Емельянов (КНН) и Зиля Гилязетдинова (школа №27);
Лауреаты второй степени – Дамир Гатиятов (НХТИ) и Гульгена Миннегалиева (гимназия № 2 имени Баки Урманче);
Лауреаты третьей степени – Амир Шафиков (политехнический колледж) и Миляуша Шайдуллина (педагогический колледж).

Победители в номинациях:
«Зрительская симпатия» – Диляра Фасхутдинова (ДШИ); Алмаз Гатауллин (КНН);
«Мастер сцены» – Ренат Сибгатуллин (КНН); Айзиля Зайнутдинова (КНН).

Победителям и всем номинантам конкурса вручили дипломы и памятные подарки.

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2021»

Пролистать наверх